Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә “Рус классикасы” матчына Россия хоккей Федерациясе президенты килүе көтелә
“Рус классикасы” - Югары хоккей лигасы даими чемпионатының ачык һавада уздырылучы матчы.
(Әлмәт, 13 декабрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары",). 28 һәм 29 декабрь көннәрендә Әлмәттә Югары хоккей лигасының “Рус классикасы” узачак. Бу чарага Россия хоккей Федерациясе президенты Владислав Третьякның килүе көтелә. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Шулай ук Борис Майоров, Борис Михайлов, Юрий Ляпкин кебек легендар хоккейчылар да булачак.
“Рус классикасы” - Югары хоккей лигасы даими чемпионатының ачык һавада уздырылучы матчы
.29 декабрь көнне бозга “Нефтяник” һәм Нефтекамск шәһәренең “Торос” командалары чыгачак. Моннан тыш, Әлмәт муниципаль районы, ЮХЛ һәм “Татнефть” компаниясенең җыелма командалары катнашындагы уен булачак.
Хоккей тартмачыгын Нефтьчеләр мәйданындагы шәһәрнең төп шугалагында урнаштырачаклар. Аның тирәли җанатарлар өчен махсус трибуналар ясалачак. Әлеге трибуналар 6 мең кешегә исәпләнгән. Билетларны бушка “Юбилейный” спорт сарае кассаларыннан алырга була.
28 декабрь көнне “СССР хоккее легендалары”- Әлмәт хоккее ветераннары матчы узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз