news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә "Рухият" фонды яңа китапларын тәкъдим итте

Быел бу программа тарафыннан Татарстан авторларының 7 китабы нәшер ителде.

(Әлмәт, 4 декабрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә “Татнефть” компаниясенең “Рухият” рухи яңарыш фонды тарафыннан нәшер ителгән китапларны тәкъдим итү кичәсе булды. Чара "Иске Әлмәт" Мәдәният йортында узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Менә 20 елдан артык инде әлеге фонд туган ягыбызның талантлы шәхесләренә ярдәм кулын суза, аның бай милли традицияләрен ныгыта.

Бүгенге көндә "Рухият” программасы буенча ике йөздән артык китап дөнья күргән. Алар өч йөз меңнән артык тираж белән татар, рус, чуваш һәм инглиз телләрендә нәшер ителә. Бастырылучы китаплар исемлеге “Рухият” тарафыннан төзелгән махсус белгечләр комиссиясе тарафыннан сайлап алына.

"Безнең төп максатыбыз – туган ягыбызда яшәп, каләм тибрәтүчеләрне бастыру, аларның иҗатларын халыкка чыгару", – дип билгеләп үтте «Татнефть» компаниясенең генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев.

Быел бу программа тарафыннан Татарстан авторларының 7 китабы нәшер ителде. Әлеге исемлеккә Ризаэддин Фәхреддиннең “Сәлимә яки Гыйффәт”, Таһир Шәмсуаровның “Аклыкка сыену”, Ольга Стрелкова-Костюнинаның “Осень в Бугульме”, Факил Сафинның “Әйдәгез, дуслашыйк!”, София Гарифуллинаның “Нет на земле другого Вас...”, Зилә Мөдәррисованың “Тамгалы кеше” һәм Николай Садовинның “Блокнот журналиста” китаплары керде.

Бу китаплар бүләк итеп Татарстан китапханәләренә һәм Россиянең татарлар яшәгән башка субъектларына да тапшырылачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot