news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә Россия җыелма командаларына спортчылар әзерләячәкләр

2020 елда районда сноуборд буенча Бөтенроссия һәм Халыкара ярышлар үткәрергә планлаштырыла.

(Әлмәт, 22 март, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәтнең «Ян» тау чаңгысы базасында сноуборд буенча Россия җыелма командаларын әзерли торган үзәк булдырырга планлаштыралар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бу хакта нефтьчеләр каласында узган сноуборд спорт төрен үстерү турындагы киңәшмәдә әйтелде.

Россиянең сноуборд федерациясе президенты Денис Тихомиров, район башлыгы Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, “Татнефть” компаниясе генераль директорының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев һәм Татарстанда Россия сноуборд федерациясенең төбәк бүлекчәсе рәисе Денис Белов катнашында очрашу узды.

Алар сноуборд спорт төрен үстерү, җыелма командалар өчен спортчылар әзерләү үзәге ачу турында фикер алыштылар. 2020 елда районда сноуборд буенча Бөтенроссия һәм Халыкара ярышлар үткәрергә планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot