news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең 100 еллыгын билгеләп үттеләр

Сергей Погодин һәр экспозиция алдында тукталды, коралларның төгәл исемнәре, кулланышлары буенча хәрбиләрдән имтихан да алды.

(Әлмәт, 14 апрель, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары").  Нефтьчеләр башкаласында берьюлы өч бәйрәм оештырылды, дип яза җирле басма.

Беренчесе яшь армиячеләр сафына кабул итү булса, икенчесе Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең 100 еллыгына багышланган чаралар иде. “Нефтьче” Мәдәният сараеның икенче катында искитәрлек күргәзмәгә оештырылган иде.

Сугыш чоры кораллары, эзләнү отряды тапкан экспонатлар, пулядан тишелгән каскалар, документлар – һәммәсе хәтта хәрбиләрнең үзеләрендә дә зур кызыксыну уятты. Татарстан хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин һәр экспозиция алдында тукталды, коралларның төгәл исемнәре, кулланышлары буенча хәрбиләрдән имтихан да алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot