Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә Риза Фәхреддиннең 160 ел еллыгына багышланган чаралар үткәрелә
Галимнең исемен йөрткән гимназиядә зур чара узды.
(Әлмәт, 20 гыйнвар, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Бу көннәрдә галимнең юбилее уңаеннан шәһәребездә һәм район киңлегендә аңа багышланган чаралар оештырыла. Шуларның берсе бүген Риза казый исемен йөрткән Әлмәт шәһәренең 1 нче татар гимназиясендә узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Татар халкының күренекле фикер иясе, бөек мәгърифәтче, мәшһүр тарихчы һәм педагог, язучы һәм журналист, бөтен мөселман дөньясына танылган рухани Риза ага Фәхреддиннең тууына 160 ел.
Гимназия үз ишекләрен 1991 елда ачып җибәрсә, 1996 елда аңа Ризаэддин Фәхреддин исеме бирелә. 1999 елда исә биредә Риза Фәхреддиннең музее эшли башлый.
Очрашуга галимнең якташы, Әлмәт язучылар берлеге рәисе Рәфкать Шаһиев та килгән иде. Ул Риза Фәхреддиннең кызы Әсма ханым белән очрашу истәлекләре белән уртаклашты һәм чарада катнашучылар хозурына үзе белән алып килгән галимнең шәхси әйберләрен тәкъдим итте.
Чарада гимназия укучылары да чыгыш ясады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз