Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә ремонт ясаучы оешманы җавапка тартканнар
Әлмәтнең бер торак йортында түбә конструкциясен алыштыру буенча эшләр башкарганда дүртенче подъездның техник катында дүрт плитә ишелгән.
(Әлмәт, 16 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә ремонт ясаучы оешманы җавапка тартканнар, дип яза җирле басма.
Әлмәтнең бер торак йортында түбә конструкциясен алыштыру буенча эшләр башкарганда дүртенче подъездның техник катында дүрт плитә ишелгән. Нәтиҗәдә 34 квадрат метр мәйданга зыян килеп, бер фатирны су баскан. Җиһазлары яраксыз хәлгә килгән. Бу хакта ТР прокуратурасы хәбәр итә.
Бу хәл 22 июньдә була. Ачыкланганча, түбә конструкциясен алыштыру буенча эшләр хилафлыклар белән башкарылган. Атап әйткәндә, эшләрне башкару проекты төзелмәгән һәм эшчеләр хезмәтенең янгын куркынычсызлыгы тәэмин ителмәгән.
Ремонт эшләрен алып баручы "Саад" компаниясенә карата административ эш кузгатылган. Шулай ук подряд оешмасы һәм күпкатлы йортның идарәче оешмасы җитәкчеләренә гаеплеләрне дисциплинар җавапка тартырга һәм хилафлыкларны бетерергә күрсәтмә бирелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз