news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә регионара ишегалды футбол уены фестивале узачак

27 апрельдә Әлмәт Россиянең өч регионынан килгән командаларны кунак итәчәк.

Әлмәттә регионара ишегалды футбол уены фестивале узачак
архив / Михаил Захаров

(Әлмәт, 11 апрель, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 25-26 апрель көннәрендә шәһәр стадионында икенче тапкыр балалар өчен “Метрошка” регионара ишегалды футбол уены фестивале узачак. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Ә 27 апрельдә Әлмәт Россиянең өч регионынан килгән командаларны кунак итәчәк. Бу юлы ярышларда егерме балалар футбол дружинасы катнашачак, ә көрәш ике яшь категориясендә: зурлар (2006-2007 еллар) һәм кечкенәләр (2008 – 2009 еллар) арасында узачак.

Әгәр элек үз шәһәрләрендә җиңгән командалар шунда ук Суперкубокка юллама алса, хәзер аларга тагын бер сынау - зона квалификация ярышларын узарга кирәк, - дип хәбәр итә "Метрошка" балалар спортын үстерүгә ярдәм итү фонды директоры Анастасия Танаева.

27 апрельдә 12.00 сәгатьтә Әлмәт “Көнбатыш” зонасының иң яхшы командаларын кабул итәчәк. Финалга чыгу өчен безнең уенчылар Отрадный (Самара өлкәсе), Октябрьский (Башкортстан Республикасы), Бөгелмә (Татарстан Республикасы) кунаклары белән көч сынашачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot