Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә районның спортлы гаиләсен ачыкладылар
Физкультурачы көне декадасы кысаларында уздырылган чарага 50 гә якын гаилә, барлыгы 200 ләп кеше килгән иде.
(Әлмәт, 13 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм халыкны спортка тарту ниятеннән бүген шәһәр пляжында “Районның иң спортлы гаиләсе” дигән фестиваль узды, дип яза җирле басма.
Физкультурачы көне декадасы кысаларында уздырылган чарага 50 гә якын гаилә, барлыгы 200 ләп кеше килгән иде. 5 ел уздырылган бу спорт бәйрәменә гаиләләре һәм туганнары белән җыелу күпләр өчен матур бер гадәткә әйләнеп бара. Кайбер гаиләләр хәтта балаларының үсеп (5 яшь тулгач кына катнашып була), спортка тартыла башлавын түземсезлек белән көтеп торалар. Аеруча яшь гаиләрнең мондый чараларда актив катнашуы куандыра. Быел исә балалар бакчасына йөргән сабыйларның ата-аналары һәм шундый яшь гаиләләргә өстенлек бирелде.
Спорт уеннары башланыр алдыннан фестивальнең иң күңелле өлеше булды - бөтен кеше дә бердәм булып зарядка ясады.
Нинди генә кызыклы уеннар булмады фестивальдә? Тупны боҗрага кертү дә, 16 килограмм авырлыктагы герне күтәрү дә, урыннан озынлыкка сикерү дә күп әти-әниләр өчен җеңел бирелде. Нәниләр өчен исә спортның җиңелләштерелгән уеннары булды. Кыскасы, бу бәйрәм үзара көч сынашудан бигрәк, гаиләләрне дуслаштыра, туганнарны күрештерә торган гаилә бәйрәменә әверелде. Гаиләләр физик күнегүләрдән соң күтәренке рух һәм сәламәт тән белән өйләренә таралышты, диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз