news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә район Советының 18 нче сессиясе һәм шәһәр Советының 20 нче утырышы узды

Әлмәттә көненә 5 җинаять кылына

 (Әлмәт, 6 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Кичә Әлмәттә район Советының 18 нче сессиясе һәм шәһәр Советының 20 нче утырышы булып узды, дип яза район газетасы.

Көн тәртибенә байтак кына сораулар куелган иде. Депутатлар иң беренче булып прокуратура эшчәнлеге белән танышты. Шәһәр прокуроры Рафаэль Шакиров билгеләп үткәнчә, узган ел районда 1801 җинаять очрагы теркәлгән. 2015 ел белән чагыштырганда җинятьләр саны 37 гә кимесә дә, кайбер төрләре буенча арту күзәтелә. Мисал өчен, аеруча куркыныч, үтерү белән бәйлеләре. Статистика уртача алганда шәһәрдә һәм районда көненә 5 җинаять ясалуын күрсәтә.

Шулай ук сессиядә район бюджеты үтәлеше дә тикшерелде. Узган елгы бюджет 114 процентка арттырып үтәлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot