Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә Рафаэль Төхфәтуллин премиясенә эшләр кабул ителә башлады
Премия район башкарма комитеты карары белән 4 номинация буенча Әлмәт муниципаль районында яшәүчеләргә бирелә.
(Әлмәт, 26 гыйнвар, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә 25 ел дәвамында язучыларга, журналистларга, сәнгать әһелләренә тапшырылып килүче Рафаэль Төхфәтуллин исемендәге премиягә эшләр кабул итү башланды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Премия район башкарма комитеты карары белән 4 номинация буенча Әлмәт муниципаль районында яшәүчеләргә бирелә.
Бәйге әдәбият, журналистика һәм публицистика, сәнгать, җәмәгать һәм агарту эшчәнлеге номинацияләре буенча үткәрелә.
Комиссиягә эшләр белән бергә кандидатны күрсәтү турында гариза, коллегиаль орган карары, характеристика, әсәрләрне, эшләрне бастыру, күрсәтү көне һәм урыны турында белешмә, премиягә дәгъва итүчегә багышлап, матбугатта басылып чыккан мәкаләләр, рецензияләр тапшырыла.
Премиягә дәгъва кылучылар оешма, иҗтимагый һәм иҗат берләшмәләре, мәдәният учреждениеләре, уку йортлары, массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан күрсәтелә.
Бәйгегә үз-үзеңне тәкъдим итү каралмаган. Эшләр номинацияләр нигезендә 2019 елның 1 мартына кадәр Әлмәт муниципаль районы мәдәният идарәсендә (Нефтьчеләр урамы, 8) кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон: 22-14-99.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз