news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә Рафаэль Төхфәтуллин премиясенә эшләр кабул итү дәвам итә

Җиңүчеләрне 26 апрельдә – Шигърият бәйрәмендә игълан итәчәкләр.

(Әлмәт, 30 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт шәһәрендә 2019 иҗат елы нәтиҗәләре буенча язучыларга, журналистларга, сәнгать әһелләренә тапшырылып килүче Рафаэль Төхфәтуллин исемендәге премиягә эшләр кабул ителә башланды һәм ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Премия район башкарма комитеты карары белән 4 номинация буенча Әлмәт муниципаль районында яшәүчеләргә бирелә.

Премигә дәгъва кылучылар әдәбият, журналистика һәм публицистика, сәнгать - рәсем, музыка, театр, хореографияне үз эченә ала, җәмәгать һәм агарту эшчәнлеге мәдәни кыйммәтләр, патриотик тәрбия мәсьәләләрендә акцияләр гамәлгә ашыру кебек номинацияләәрдә катнаша ала.

Комиссиягә эшләр белән бергә кандидатны күрсәтү турында гариза, коллегиаль орган карары, характеристика, әсәрләрне, эшләрне бастыру, күрсәтү көне һәм урыны турында белешмә, премиягә дәгъва итүчегә багышлап, матбугатта басылып чыккан мәкаләләр, рецензияләр тапшырыла.

Премиягә дәгъва кылучылар оешма, иҗтимагый һәм иҗат берләшмәләре, мәдәният учреждениеләре, уку йортлары, массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан күрсәтелә. Бәйгегә үз-үзеңне тәкъдим итү каралмаган.

Эшләр номинацияләр нигезендә 2019 елның 31 декабренә кадәр Әлмәт муниципаль районы мәдәният идарәсендә (Нефтьчеләр урамы, 8) кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон: 22-14-99.

Җиңүчеләрне 26 апрельдә – Шигърият бәйрәмендә игълан итәчәкләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100