Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә һәр эшсез кешегә дүрт вакансия туры килә
Хезмәт базарында сәламәтлек саклау, сәүдә һәм мәгариф хезмәткәрләренә ихтыяҗ зур.
(Әлмәт, 18 гыйнвар, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 1 гыйнварга Әлмәт мәшгульлек үзәгендә исәптә 820 эшсез кеше тора. Бу күрсәткеч үткән елга караганда 62 кешегә азрак. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Эшсезлекнең гомуми дәрәҗәсе – 0,74 процентны тәшкил итә. Бүгенге көндә мәшгульлек үзәгендә 3155 вакансия бар.
Эшсезлек коэффициенты бер вакансиягә 0,26 кеше тәшкил итә.
Узган елны үзәккә төрле мәсьәләләр буенча 10506 кеше мөрәҗәгать итә. Шулардан 3925 кеше исәпкә алына, 1970 кешегә эшкә урнашырга ярдәм итәләр.
Хезмәт базарында сәламәтлек саклау, сәүдә һәм мәгариф хезмәткәрләренә ихтыяҗ зур.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз