Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә һәр эшсез кешегә алты эш урыны туры килә
Җиде ай эчендә төрле мәсьәләләр буенча ведомствога 4819 кеше мөрәҗәгать иткән.
(Әлмәт, 8 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Агымдагы елның 1 августына Әлмәт мәшгульлек үзәгендә исәптә 819 кеше тора. Эшсезлек коэффициенты 0,16 кешене тәшкил итә. Ягъни бер эшсезгә алты тәкъдим туры килә. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Бу исә узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда 35 кешегә күбрәк. Эшсезлекнең гомуми дәрәҗәсе эшче көчләр санынының 0,74 процентын тәшкил итә. Эш бирүчеләр тарафыннан барлыгы 5120 эш урыны тәкъдим ителгән. Узган елны 1 августка 2717 эш урыны булган.
Җиде ай эчендә төрле мәсьәләләр буенча ведомствога 4819 кеше мөрәҗәгать иткән. 1961 кешене исәпкә алганнар һәм 610 кешегә эш табарга булышканнар. Хезмәт базарында сәламәтлек саклау, сәүдә һәм мәгариф өлкәләре хезмәткәрләренә ихтыяҗ аеруча зур.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз