news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә “Пушкин чоры балы”н торгызмакчылар

Бал булгач, аның патшабикәсе дә сайланачак...

 (Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”). Әлмәтнең Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге 25 нче мәктәптә 21 ноябрьдә бал оештырыла.

9,10,11 нче сыйныф укучылары XVIII-ХIX гасыр мохитен тудырмакчылар. Чарада бал биюләре, Пушкин әсәрләрендәге геройлар катнашында театральләштерелгән тамаша күрсәтеләчәк. Бал булгач, аның патшабикәсе дә сайланачак, дип игълан итте “Әлмәт таңнары” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot