news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә прокуратура һәм янгынга каршы көрәш инспекторлары мәктәпләрдә тикшерү уздырган

Мәктәп директорларына якын арада хилафлыкларны төзәтергә кушып, аларны административ җаваплылыкка тартканнар.

(Әлмәт, 17 февраль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт районы Түбән Мактаманың 1 нче мәктәбен административ җаваплылыкка тартканнар, дип яза районның Әлмәт таңнары газетасы.

Прокуратура янгынга каршы көрәш инспекторлары белән берлектә мәктәпләрдә тикшерү уздырган. Баксаң, Түбән Мактаманың беренче мәктәбендә шактый җитешсезлекләр очраган. Моннан тыш тагын башка мәктәпләрдә дә андый очракларга тап булганнар. Мәктәп директорларына якын арада хилафлыкларны төзәтергә кушып, аларны административ җаваплылыкка тартканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot