Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә «PROFкомпас» проекты гамәлгә ашырыла
Бәйге эшче һөнәрләрне популярлаштыруга юнәлдерелгән.
(Әлмәт, 14 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт шәһәренең мәшгульлек үзәге "АгроPROFI" бәйгесенә презентация материалларын һәм "Хезмәт кешесе" бәйгесенә кул эшләнмәләрен кабул итүне тәмамлады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
2018 елда мәшгульлек үзәге тарафыннан «PROFкомпас» проекты гамәлгә ашырыла.
Әлеге проект кысаларында уздырыла торган чараларының берсе булып физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында авыл хуҗалыгы культураларын үстерү һәм төрле һөнәрләрне сурәтләгән кул эшләнмәләре ясау буенча бәйгеләр уздыру тора.
«АгроPROFI» бәйгесендә 22 укучы катнашты. Бәйге эшче һөнәрләрне популярлаштыруга юнәлдерелгән. Балалар җәй дәвамында мәктәп каршындагы участокта авыл хуҗалыгы культураларын үстереп, яраткан шөгыльләре турында презентация әзерләделәр.
«Хезмәт кешесе» күргәзмә-бәйгесенә 11 кул эшләнмәсе тапшырылды.
Бу көннәрдә тәкъдим ителгән эшләрне бәяләү буенча комиссия утырышы була. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы декабрь аенда узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз