news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә полиция хезмәткәрләре кешеләргә янаган чит ил кешеләрен тоткарлаган

Бу затлардан эзәрлекләүдә, кеше автомобилен талап алуда һәм законсыз миграция оештыруда шикләнәләр.

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Әлмәттә полиция хезмәткәрләре эзәрлекләүче чит ил кешеләрен тоткарлаган. Бу турыда ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре Куркынычсызлык федераль хезмәте һәм Росгвардия хезмәткәрләре белән бергә өч җинаятьчене тоткарлаган.

Төркем лидеры Әлмәт территориясендә яшәүче чит ил кешеләре арасында абруй казанган Таҗикстаннан килгән 42 яшьлек егет булган. Аңа 24 һәм 27 яшьлек ике ир-ат ярдәм иткән, икесе дә Урта Азия төбәгендә туган.

Хокук сакчылары ачыклаганча, җинаятьчеләр Әлмәттә яшәүчедән 74 мең сум таләп иткән. Бу кешеләр аның гаиләсенә үтерү белән янаган, ә аннары ир-атның «Дэу» чит ил машинасын тартып алган.

Тентү барышында полиция хезмәткәрләре чит ил кешеләрен миграция исәбенә кую өчен документлар, шулай ук зур күләмдә акча тапкан.

Җинаятьчеләргә каршы янап куркыту, кеше автомобилен алу һәм законсыз миграция оештыру буенча җинаять эше кузгатылган. Оештыручы һәм аның ярдәмчеләренең берсе кулга алынган, төркемнең өченче әгъзасы РФ чикләреннән чыгарылган.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100