news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә полицейскийлар репродукторлар аша шәһәрдә яшәүчеләрне өйдән чыкмаска чакыра

Хокук саклау органнары искәрткәнчә, теләсә кем коронавирус йөртүче булырга мөмкин һәм бары тик тулы изоляция генә шәһәрдә яшәүчеләрнең куркынычсызлыгын гарантияли.

Әлмәттә полицейскийлар репродукторлар аша шәһәрдә яшәүчеләрне өйдән чыкмаска чакыра
Соцсети

(Казан, 29 март, «Татар-информ»). Әлмәттә полицейскийлар репродукторлар аша шәһәрдә яшәүчеләрне өйдән чыкмаска чакыра. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар шул хактагы кадрлар белән уртаклашты.

Шәһәр буйлап йөрүче полиция патрульләре гражданнарны артык ихтыяҗ булмаганда урамга чыкмаска, әгәр инде өйдән чыгарга туры килсә, саклану чараларын кулланырга өнди.

Хокук саклау органнары искәрткәнчә, теләсә кем коронавирус йөртүче булырга мөмкин һәм бары тик тулы изоляция генә шәһәрдә яшәүчеләрнең куркынычсызлыгын гарантияли.


news_right_1
news_right_2
news_bot