news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә пицца илтүче курьерны алдаганнар

Ул 4600 сум акчасыннан колак кага.

(Әлмәт, 30 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә пицца илтүче курьены алдаганнар. Ул 4600 сум акчасыннан колак кага, диелгән район хәбәрендә.

20 яшьлек курьер заказ кабул итә һәм әйтелгән адрес буенча китә. Тиешле адреска килеп җиткәч, заказ бирүче ялгышып башка адрес бирүен һәм пиццаны икенче адрес буенча илтүне сорый. Шулай ук заказ бирүче курьердан тәмәке, конфет алуны һәм аның хисабына 4600 сум акча күчерүне сорый. Яшь егет әйткәнне үти. Ләкин курьер әйтелгән адреска килеп җиткәч, пиццага заказ бирүче дә, акча түләүче дә табылмый.

news_right_1
news_right_2
news_bot