Әлмәттә пенсионерларга эш табалар
Хезмәт ярминкәсе мәшгульлек үзәгендә уздырылачак
(Казан, 17 сентябрь, “Татар-информ”). Лаеклы ялда булучылар арасында эшләргә теләүчеләр дә юк түгел. Аларга эш табуда мөмкинлек тудырыла.
Пенсионерларга ярдәм итү максатыннан һәм Өлкәннәр көне уңаеннан, Әлмәт мәшгульлек үзәге вакансияләр ярминкәсе оештыра. Ярминкә 26 сентябрьдә 9 сәгатьтә мәшгульлек үзәгенең беренче катында була. Анда теләге булган һәркем катнаша ала, дип игълан итте “Әлмәт таңнары” басмасы.