Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәттә пациентларны Covid-19 коронавирусына тикшерү өчен ике лаборатория ачылды
Яңа тест-аппаратлар һәм җиһазда эшләү өчен медицина хезмәткәрләре КФУда махсус курслар узган.
(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Әлмәттә пациентларны Covid-19 коронавирус инфекциясенә тикшерү өчен ике заманча ПЦР-лаборатория эшли башлады. Бу хакта «Знамя труда» газетасы яза.
Лабораторияләрнең берсе Әлмәт Үзәк районы хастаханәсенең 2нче поликлиникасы базасында ачылды. Бу диагноз кую вакытын киметергә мөмкинлек бирәчәк, шулай ук авыруның кешеләр белән үзара контактка керү нәтиҗәсендә таралуына комачаулык итәчәк.
Әгәр моңарчы төгәл диагноз кую өчен республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында яшәүчеләрдән алынган биоматериалны Чаллыга һәм Казанга җибәрсәләр, хәзер исә яңа лабораторияләр эшли башлагач аларны китерү вакыты кими. Бу төгәл диагноз куюны җиңеләйтә, шулай ук инфекция таралышын чикләп, пациентның аралашу даирәсен тизрәк ачыкларга ярдәм итә.
«Моңарчы диагноз куюга – ике, юлны да исәпкә алсаң, дүрт көнгә якын вакыт китә иде. Хәзер исә барлык эшләр ике тәүлек эчендә башкарыла», - дип искәртте поликлиника мөдире Әлфия Минапова.
Яңа тест-аппаратлар һәм җиһазда эшләү өчен медицина хезмәткәрләре КФУда махсус курслар узган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз