news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә парк һәм скверларны тәртиптә тотуга 7 миллион сум бүлеп бирелә

Контракт шартлары буенча подряд оешмасы эшләрне тәүлек буе, шул исәптән ял һәм бәйрәм көннәрен дә үтәргә тиеш була.

(Әлмәт, 23 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә парк һәм скверларны тәртиптә тотуга 7 млн сум бүлеп бирелә. Тендер дәүләт сатып алулары порталына урнаштырылган. Бу турыда җирле басма яза.

Районның торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты заказ бирә. Заказ бәясенә газон үләнен чабу, киртә һәм эскәмияләрне буяу һәм төзекләндерү, тротуар һәм ял итү мәйданчыкларын чүптән чистарту, буяу һәм ком-тоз катнашмасы чыгымнары керә.

Кыш көне эшчеләр тротурларны кар һәр боздан чистартырга тиеш була. Аукцион 10 декабрьгә билгеләнгән. Контракт шартлары буенча подряд оешмасы эшләрне тәүлек буе, шул исәптән ял һәм бәйрәм көннәрен дә үтәргә тиеш була.

news_right_1
news_right_2
news_bot