Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәттә парк һәм скверларны тәртиптә тотуга 12,5 миллион сум акча бирелә
Тендер Россия федерациясенең Дәүләт сатып алулар порталына эленгән.
(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). 2020 елда Әлмәт шәһәре хакимияте паркларны һәм скверларны тәртиптә тотуга 12 млн 506 мең сум акча тотарга ниятли. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Подрядчы 16 шәһәр паркы һәм җәмәгать территориясе торышы өчен җавап бирергә тиеш булачак.
Алар - шарлавыклы буаларның алты чираты, Бигәш урамы буенча урман-парк зонасы, Габдулла Тукай һәйкәле артындагы сквер, шәһәр күле яны территориясе, «Шәмсенур» скверы, Сабантуй зонасы, сусаклагычның пляж зонасы һәм «Саулык» паркы.
Заказ бәясенә агачларны карау, тротуарларны һәм баскычларны кардан һәм боздан арындыру, пычрактан һәм чүп-чардан чистарту, газоннарны кисү, эскәмияләрне ремонтлау, тротуарлар җәю кебек эшләр башкару керә.
Аукционда катнашырга теләүчеләрдән гаризалар 14 ноябрьдән 22 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Аукцион 26 ноябрьгә билгеләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз