news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә Парк һәм скверлар көне үтте

“Шәһәрдә мәдәни мохит” проекты барышында 21 өмә уздырылган һәм аларда 78 чара оештырылган.

 (Казан, 12 сентябрь, “Татар-информ”). Әлмәтлеләр узган шимбә көнне Парк һәм скверлар көнен зурлар бәйрәм итте, диелә “Әлмәт таңнары” газетасында.

Бәйрәм чаралары былтыр Парк һәм скверлар елында ясалган скверларда – “Яшьлек”, “Шәмсенур”, "Әдәби ишегалды”нда оештырылды. Төп чара шәһәр паркында булды. Район башлыгы Айрат Хәйруллин әлеге парк-скверларның халыкның ял итү урынына әйләнүен, аларда атна саен төрле мәдәни чаралар оештырылуын искәртте. “Шәһәрдә мәдәни мохит” проекты барышында 21 өмә уздырылган һәм аларда 78 чара оештырылган.

“Татнефть” ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев бәйрәмгә буш кул белән килмәгән иде. Компания 25 иҗат коллективына сәхнә костюмнары, уен кораллары, оргтехника алуга сертификатлар тапшырды. Бәйрәм республиканың танылган артистлары чыгышлары белән дәвам итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100