Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә Олимпия чемпионы яшүсмерләргә мастер-класс бирде
Бер сәгать дәвамында чемпион һәрбер бала белән хәрәкәт элементларын эшләп чыкты.
(Әлмәт, 5 февраль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Олимпия чемпионы Александр Легков Әлмәтнең яшь спортчылары өчен мастер-класс уздырды. Шулай итеп шәһәр һәм район спорт клубларыннан килгән балалар "Снежинка" базасына атаклы спортчыдан дәрес алу бәхетенә лаек булды. бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Әлмәт укучылары спортчының һәрбер хәрәкәтен күзәтте. Чаңгыда йөргән вакытта гәүдәне төз итеп, чаңгы таяларын дөрес тотарга тырыштылар.
Бер сәгать дәвамында чемпион һәрбер бала белән хәрәкәт элементларын эшләп чыкты. Бераздан осталыкка өйрәтү үзенчәлекле уен-ярышка әйләнде: катнашучылар ике командага бүленеп, алган күнекмәләрен ныгытты.
"Әлмәт кечкенә генә Европа шәһәрчеген хәтерләтә. Спорт инфраструктурасы үсешенә килгәндә, биредә булачак спортчылар тәрбияләү өчен барлык шартлар да тудырылган. Мин балалар белән очрашуыма ихлас шатмын, чөнки бу аларда мотивация булдырырга ярдәм итә", - дип уртаклашты Александр Легков.
Әлмәтнең яшь спортчыларына ул үзенең ихлас теләкләрен җиткерде.
Очрашу ахырында Олимпия чемпионы автографлар таратты, әлмәтлеләр кумирлары белән фотога төште.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз