Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә нур терапиясе үзәге ачыла
Яңа радиология үзәгендә елына 30 меңгә якын нур терапиясе сеансы үткәреләчәк.
(Әлмәт, 3 апрель, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Быел Әлмәтнең онкология диспансерында радиология корпусы ачыла. Авыруларны кабул итү исә сентябрь аенда ук мөмкин булачак. Бу турыда җирле басма хәзбәр итә.
Үзәктә тән тукымасына һәм эчке органнарга зыян китермичә генә нур терапиясе сеансларын уздырырга ярдәм итүче махсус җиһазлар булдырылачак.
Онкология белән авыручылар дәвалану курсының бөтен этапларын диспансерда гына үтә алачак.
Яңа бүлек ике сменада эшләячәк һәм республиканың көньяк-көнчыгыш өлешендә яшәүчеләрне үзендә кабул итәчәк. Яңа радиология үзәгендә елына 30 меңгә якын нур терапиясе сеансы үткәреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз