news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә немецлар кино төшерә

Иҗат төркеме республикада 23 гыйнварга кадәр эшләячәк.

(Әлмәт, 17 гыйнвар, "Татар-иинформ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт берничә көнгә немец кинодокументалистлары өчен кино төшерү мәйданчыгына әйләнде., дип яза җирле басма.

Гамбургтан килгән режиссер Свен Йаакс «Илләр – кешеләр – маҗаралар» сериясеннән булган «Татарстан кышы» дип исемләнгән яңа фильмына эпизодлар төшерү белән мәшгуль булды. Ул Германиянең дәүләт телеканалында күрсәтеләчәк. Фильмның төп максаты – төбәк өчен гадәти һәм көтелмәгән шөгыльләрне күрсәтү, киләчәккә өмет белән караучы кешеләрне барлау. Свен Йааксның Татарстанны сайлавы юкка гына түгел, җәен эшлекле визит белән килгәч, ул аңа гашыйк булган.

Европа аудиториясе өчен нефть белән бәйле көчле төбәк булуын исәпкә алып та аны якташларына күрсәтү теләге. Әлмәттә режиссер велохәрәкәтне төшерүдән башлады. Россиядә ел әйләнәсенә куркынычсыз веломаршрут челтәре булдырган Әлмәт немецларда соклану уятты. Иҗат төркеме республикада 23 гыйнварга кадәр эшләячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot