news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә «Нефтьченең бер көне» бәйгесе жиңүчеләре бүләкләнде

Жюри әгъзалары тарафыннан 12 җиңүче билгеләнде.

(Әлмәт, 7 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә «Нефтьченең бер көне» бәйгесе жиңүчеләре бүләкләнде. Биредә 100гә якын бала катнашты, дип яза җирле басма.

«Нефтьченең бер көне» республикакүләм бәйгесенең җиңүчеләре “Лего” конструкторлары һәм дипломнар белән бүләкләнде.

Бәйгедә катнашучыларны бүләкләү 4 август көнне Әлмәт шәһәрендә “Сандугач сайрар илем” фестивале кысаларында оештырылды.

Бәйге февраль аенда ук старт алган иде. Жюри әгъзалары тарафыннан 12 җиңүче билгеләнде.

Шулай ук “Татмедиа” АҖ генераль директорының урынбасары, “Мәгариф” журналының баш редакторы Сөмбел Таишева балаларны җиңүләре белән котлап үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot