Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәттә нефтьчеләр музыкалы, төсле фонтан бүләк итте
Аны ачу тантанасында балалар да, олылар да шатланып, әкияти матурлыкка сокланды.
(Әлмәт, 6 октябрь, “Татар-информ”, “Әлмәт таңнары”). Әлмәттә фонтаннар саны тагын бергә артты. Күпме булуына карамастан, аларның һәрберсе үзенчәлекле, бер-берсен кабатламый. Кичә драмтеатр артында ясалган фонтан да ачылды. Төсле музыкаль фонтанны эшләтеп җибәрү тантанасын карарга бик күп халык җыелган иде. Башта алар игътибарына күңел ачу программасы тәкъдим ителде, дип вакыйганы сурәтли “Әлмәт таңнары” газетасы.
Фонтан җәй көне генә төзелә башланган иде. Кыска вакыт эчендә шундый күркәм урын ясалган. “Татнефть” компаниясенең чираттагы саллы бүләге булды бу. Әлеге объектның башкаручысы итеп “Әлмәтнефть” идарәсе билгеләнгән булган. Идарә башлыгы Ринат Нугайбеков әлеге урынның һәркемнең күңеленә хуш килүен, аның яңа гына кавышкан парларның да яраткан урынына әйләнүенә ышанычын белдерде, биредә музыкаларга заказ бирергә мөмкин булачагын искәртте.
“Нефтьчеләр ярдәме белән әле тагын башка объектлар да төзелә. Планда иҗтимагый мәдәни үзәк, яңа картиналар галереясы бинасын төзү, ачык һава астында музей ачу”, – диде ул.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов та нефтьчеләр ярдәме белән матурланган Әлмәтнең Россиядә дә иң төзек шәһәрләрдән саналуын искәртте.
Казанның “Аква Бренд” ҖЧҖ директоры Георгий Казакевич та Әлмәтне иң матур шәһәр дип бәяләде. Ул һәм алда чыгыш ясаучылар да бу үзенчәлекле, гаҗәеп урынны сакларга, шулай матур килеш тотарга өндәде.
Ниһаять, төймәгә басылды, яңа фонтан өскә музыка астында аллы-гөлле суларын бәрде. Көн салкын булуга карамастан, балалар да, зурлар да аның арасыннан рәхәтләнеп йөрде, әкияти матурлыкка сокланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз