Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә Нефтьчеләр һәм Шәһәр көнендә "Сәламәтлек" паркы ачылачак
Проект буенча паркта балалар һәм спорт мәйданчыклары, эко-стилендә фонтан күзаллана.
(Әлмәт, 5 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәтнең Үзәк район хастаханәсе артындагы тирәлекне төзекләндерү турында берничә ел планлаштырсалар да, ул әлегә сүздә генә кала килде. Кәгазьдәге проект быел, ниһаять, гамәлгә ашты, дип яза җирле басма.
Соңгы елларда төзекләндерелгән «Шәмсенур», шарлавыклы буалар, Әдәби ишегалды, «Яшьлек» скверына быел яңасы да өстәлә, Зифа Балакина урамындагы ташландык урынны хәтерләткән инеш буена да чират җитте.
Үзәк район хастаханәсе артындагы әлеге урын, кара урман иде: кояш нурлары үтеп кермәс, сынган агач ботаклары аунап ятар, куе үлән, чытырманлык сискәндерер. Юлны кыскартырга уйлаган иң кыюларның да, аеруча кичләрен һәм төннәрен, йөрәкләре табан астына төшкән чаклары күп булгандыр. Элегрәк хокук сакчылары биредә каракларның да актив булуын билгели иде. Хәзер боларның барысы да тарихта калачак, иҗтимагый мохитны үстерү республика программасы кысаларында шәһәр җитәкчелеге бу урында «Сәламәтлек» паркы ачарга ниятләде. Биредә инде эшләр күптән башланды. Үзгәрешләрнең башлангыч чорын теркәп калу өчен һәм, гомумән, кызыксынуым көчле булганга, фотоаппаратымны алып, бу тирәдә сәяхәт кылып кайтырга булдым. Ярыйсы гына уңышлы килеп чыкты ул.
Безнең эш көне тәмамлануга да карамастан, төзүчеләрнеке әле кызган чагы гына иде. Берәүләр агачлыкны чистарта, икенче тарафта юллар салу белән мәшгульләр. Махсус мәйданчык урыннары да билгеләнгән, төзелеш өчен җирлек әзер. Проект буенча паркта балалар һәм спорт мәйданчыклары, эко-стилендә фонтан күзаллана. Агачларны кисүләре өчен борчылучыларны хафаланмаска чакырам, аларны саклап калырга ышандыра төзүчеләр, яшеллек мөмкин булган кадәр азрак төпләнәчәк. Кичләрен исә агачларны үзенчәлекле яктырту хисабына парктагы шомлы караңгылык юкка чыгар дип көтелә.
Елга инде тулаем чистартылган, ярларын төзекләндерүгә керешергә исәп тоталар. Ә менә күпер үз урынын бераз үзгәртә, ул нәкъ фонтан каршында 6 метр киңлектә салыначак.
– Безнең бурыч – биредә ямьле парк булдыру, куелган срокларда эшне башкарып чыгу. Хәзер хастаханә һәм елга ягында тротуар ясый башладык. Аннары мәйданчыкларга, фонтанга тотыначакбыз. Бүген 30 лап кеше җәлеп ителгән, техника да җитәрлек. Узып баручылардан еш кына уңай фикерләр ишетәбез, «биредә дә тәртип булыр икән», диләр. Үзебез дә матурлык тудыруыбызга сөенеп эшлибез, – ди «Коралл» ҖЧҖ прорабы Миргалим Якупов.
– Көзен, кышын аеруча куркыныч иде йөрергә, балаларга бигрәк тә. Һәрвакыт чүп-чар өелеп торыр, ямьсез, шыксыз иде. Төзекләндерүләрен күреп сөендем. Көн дә бу юлдан эшкә йөрим. Шәһәр күзгә күренеп үзгәрә, район башлыгы бик тырыш, халык өчен дип эшли, – диде янәшәдән узып баручы Татьяна Грошева.
Артык сүз дә кирәкми, үзгәрешләр һәркемнең күңеленә хуш киләдер. Матурлык, уңайлы мохит күзләрне генә иркәләп калмый, яхшы кәеф чыганагы да бит. «Сәламәтлек» паркы август ахырында, Нефтьчеләр һәм Шәһәр көнендә тантаналы шартларда ачылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз