Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә нефтьче яшьләр фәнни эштә көч сынаша
Быел 17 нче тапкыр үткәрелүче әлеге чара “Елховнефть” идарәсенең 55 еллыгына багышланган.
(Әлмәт, 22 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Бүген “Татнефть” ААҖ яшьләренең фәнни-гамәли конференциясе бара, дип яза җирле басма.
Быел 17 нче тапкыр үткәрелүче әлеге чара “Елховнефть” идарәсенең 55 еллыгына багышланган. Фәнни-гамәли конференция – яшь белгечләргә үзләренең интеллектуальлеген һәм сәләтләрен күрсәтү өчен реаль мөмкинлек бирүче мәйданчык. Шуңа күрә биредә чыгыш ясарга теләүчеләрнең елдан-ел арта баруы гаҗәп түгел. Агымдагы елда катнашырга теләп 1020 яшь хезмәткәр заявка биргән булган. Аларның 369 ы сайлап алынган. Һәрберсе кулланылышка алырга лаек эшләр белән килгән. Конференциядә быел өстәмә секцияләр дә булдырылган. Шулай ук гомумкоманда зачеты положениесе дә кертелгән. Призлы урыннар саны да арттырылган. МНПК “Нефтьче” Мәдәният сараенда тантаналы шартларда ачылды. Пленар өлешне ачып, “Татнефть” ААҖ генераль директорының беренче урынбасары-баш инженер Наил Ибраһимов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Светлана Лаптева, “Елховнефть" идарәсе начальнигы Азат Хәбибрахманов һәм башкалар яшьләргә уңышлар теләде, компаниянең барлык эшләрендә һәм казанышларында яшьләрнең дә өлеше керүен искәртте.
Аннан соң яшьләр политехникумга юл тотты. Эшләр тематика буенча бүленеп 21 секциядә тыңлана. “Татнефть” яшьләре чит телне дә яхшы белә. “Нефть-газ сәнәгате технологиясе” темасы буенча 21 нче секциядә чыгышлар инглиз телендә бара.
Чыгышлар якланып беткәннән соң, яшьләр кабат “Нефтьче” Мәдәният сараена җыелачак. 15 сәгать 40 минутта танылган финанс консультанты Илья Пантелеймонов шәхси финанслар темасына чыгыш ясаячак. МНПК җиңүчеләре исемлеге 17 сәгатьтә билгеле булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз