news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә нефть продукциясенә багышланган күргәзмәләр эшли

Анда Россиянең 53 шәһәреннән һәм чит илләрдән сәнәгать оешмалары продукцияләрен күрергә мөмкин

 (Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”). Кичә Татарстанның Әлмәт шәһәрендә «Нефть. Газ. Энерго. Химия. Экология-2014» XIII Халыкара махсуслашкан һәм «Сәнәгый куркынычсызлык - 2014» күргәзмәләре ачылды.

Бу чара ел саен “Татнефть” ААҖ һәм Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышында нефть өлкәсендә эшләүче оешмалары өчен үткәрелә.

Күргәзмәдә Россиянең 53 шәһәреннән һәм чит илләрдән китерелгән 90 сәнәгать оешмасы продукцияләрен күрергә мөмкин.

Күргәзмә иртәгә кадәр дәвам эшләячәк, дип хәбәр итә ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot