news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә наркотиклар белән бәйле 222 җинаять фаш ителгән

2016 елның 11 аенда районында әйләнештән барлыгы 3 кг 500 гр наркотик алынган.

(Казан, 8 декабрь, "Татар-информ"). 2016 елның 11 аенда Әлмәт районында әйләнештән барлыгы 3 кг 500 гр наркотик алынган, дип яза "Әлмәт таңнары".

Шулай ук наркотиклар белән бәйле 222 җинаять ачыкланган. Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәгендә барлыгы биш наркотик сату каналы ябылган. Наркопритон тотучыларга карата өч җинаять эше ачылган.

Быел 642 кеше Әлмәт наркологик диспансерында дәваланып чыккан. Беренче тапкыр диспансерга исәпкә басучылар соңгы бер-ике елда 45 процентка кимегән. Агуланып үлүчеләрнең кимүе дә сөендерә. Узган ел андыйлар саны 9 булса, быел нибары 3 кеше генә хәмер һәм наркотиклар аркасында якты дөнья белән хушлашкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot