Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәттә наркотик әйләнешенә бәйле берничә җинаять очрагы ачыкланды
Һәр ачыкланган факт буенча җинаять эше кузгатылды
(Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Әлмәт муниципаль районының наркоконтроль хезмәткәрләре берничә хокук бозу очрагына тап булды. Бу хакта ТР муниципаль районнары порталында хәбәр ителә.
Беренче факт Әлмәт шәһәренең Төзүчеләр урамында урнашкан 39 нчы йорт – “Пятерочка” кибете төзелеп яткан территориядә ачыклана. Биредә эшләүче өч төзүчедә 50 граммнан артык каннабис һәм 0,46 грамм гашиш мае табыла. Бу кешеләр әлеге наркотик матдәләрне шәхси куллану өчен тотканнар. Аларның өчесе дә Әлмәткә Казаннан килгән, берсе 50 яшьлек. Әлеге хәл буенча җинаять эше кузгатылды. Наркотик куллану сәбәпле исерек халәтендә булганнары өчен төзүчеләргә карата 10 тәүлеккә арест административ җәзасы кулланылды.
Икенче җинаять эше Гафиятуллин урамы буенча 22 нче йортта яшәүче ханымга карата кузгатылды. Ул үз фатирында наркопритон оештырган. Әле агымдагы елның 19 нчы июле көнне бу хатынны нәкъ шушындый ук хокук бозу очрагы буенча 2 елга шартлыча ирегеннән мәхрүм иткән булганнар гына. Әмма шуңа да карамастан, ул үзенең мәкерле кәсебен ташлый алмаган. Хәзерге вакытта аны ирегеннән реаль мәхрүм итү җәзасы көтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз