news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә наркотик сатучыны кулга алганнар

Әлмәттә 20 төрле адрес буенча яшереп куелган наркотик матдә табып алганнар.

(Әлмәт, 17 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә зур күләмдә наркотик сатуда гаепләнүче егеткә хөкем карары чыгарылачак. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Җинаять эшен тикшерү төгәлләнгән һәм прокуратура тарафыннан эш судка юнәлтелгән.

Әлмәт шәһәре ишегалларының берсендә полиция хезмәткәрләре тарафыннан «Н» гражданины тоткарлана. Шәхси тикшерү барышында егеттә сату өчен аерым пакетларга тутырылган наркотик матдә табыла.

Моннан тыш, полиция хезмәткәрләре егет тарафыннан сату өчен әзерләнгән булган Әлмәттә 20 төрле адрес буенча яшереп куелган шундый ук төргәкләрне табып ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot