Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә наркотик сатучыларны хөкем иттеләр
Тентү барышында полиция хезмәткәрләре 650 гр наркотик табып ала.
(Әлмәт, 21 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт шәһәр суды контактсыз рәвештә наркотиклар таратучы яшьләр төркеменә карар чыгарган. Бу турыда җирле басма яза.
Үткән елның июль аенда интернет челтәрендә Әлмәт, Киров өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Азнакайдан 20 яшьлек кыз һәм дүрт егет кергән төркем барлыкка килә.
Билгеле булганча, алар берничә ай дәвамында наркотикны элемтәсез ысул белән Әлмәт һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә таратканнар. Төркем 2017 елның декабрендә җинаять өстендә тотыла. Тентү барышында полиция хезмәткәрләре 650 гр наркотик табып ала.
Гаепләнүчеләр гаепләрен өлешчә генә таныган. Әлеге төркем 11 елга ирегеннән мәхрүм ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз