Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә наркотик сатучы төркемне тоткарлаганнар
Алар бер атна эчендә 150 000 нән алып 250 000 мең сумга кадәр акча “эшләгән”.
(Әлмәт, 3 апрель, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт полиция хезмәткәрләре наркотик тараткан тугыз кешене тоткарлаган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Билгеле булганча, Әлмәттә яшәүче 21 яшьлек егетнең 20 яшьтән алып 26 яшькә кадәр Октябрьск шәһәрендә яшәүчеләр кергән җинаятьчел төркем оештыруы ачыкланган.
Әлмәт кешесе наркотикларны интернет челтәре аша сатып алып, доза күләме буенча бүлеп чыга торган була. Төркемдәшләре исә бу дозаларны Яр Чаллы, Әлмәт, Зәй, Лениногорск һәм Бөгелмә шәһәрләрендәге яшерен урыннарга куеп чыга торган булалар. Билгеле булганча, алар бер атна эчендә 150 000 нән алып 250 000 мең сумга кадәр акча “эшләгән”.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз