Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә наркоманиягә каршы көрәш дәвам итә
Әлмәт наркология диспансерында узган ел наркотик матдәләр кулланучы 678 кеше исәптә торган.
(Әлмәт, 15 март, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә наркомания һаман да көн кадагында торган кискен проблемаларның берсе булып кала бирә, дип яза Әлмәт таңнары" газетасы.
Әлмәт наркология диспансерында узган ел наркотик матдәләр кулланучы 678 кеше исәптә торган. Наркотикларга каршы көрәш буенча комиссия утырышында наркология диспансерның баш табибы Сирень Халиков искәрткәнчә, наркоманнарның күпчелеген 30-49 яшьлекләр алып тора – 607 кеше. Әфьюн кулланучыларның 58 е 25-29, 4 есе 18-24, 9 ы 50-55 яшьлекләр. Әмма болар бары тик исәпкә куелучылар гына. Безнең районның 100 мең кешегә туры килгән авырулар саны буенча күрсәткече республиканыкыннан 27,8 процентка артыграк. Узган ел беренче тапкыр наркомания белән авыручы 16 кеше теркәлгән. Профилактик күзәтү астына алынучылар саны 478 кеше тәшкил итә. Законсыз әйләнештә йөрүче әфьюнның күпчелеген үсемлек һәм мәктән кулдан ясалган матдәләр алып тора. Узган ел студентлар катнашында моның белән бәйле авыр җинаятьләр дә теркәлгән. Быел наркоконтроль бүлеге 36 җинаять ачыклаган. Законсыз әйләнештә булган наркотиклар өлкәсендәге җинаятьләре өчен 25 кеше җаваплылыкка тартылган. Административ хокук бозучыларга карата 124 беркетмә төзелгән. Шуың 81 е әфьюн кулланган өчен, дип яза район газетасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз