news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә Нариманка елгасы ярына пычрак кар бушатканнар

Карда булган химик матдәләрне тикшерер өчен пробалар алынган. Закон бозучы административ җаваплылыкка тартылачак.

Әлмәттә Нариманка елгасы ярына пычрак кар бушатканнар
Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Әлмәтнең Нариманка елгасы ярына пычрак кар алып килеп ташлаганнар.

«Татарстан Экология министрлыгының Көньяк-көнчыгыш идарәсе инспекторлары Нариманка елгасы ярында пычрак кар ташлау фактын теркәде. Агымдагы елда шундый 16 хокук бозу очрагы булды инде», — диде Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Мөлекова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Кардагы химик матдәләр концентрациясен ачыклау өчен пробалар алынган.

Лилия Мөлекова сүзләренчә, су объекты янында зыянлы һәм пычратучы матдәләр табылган очракта хокук бозучы административ җаваплылыкка тартылачак. Штраф күләме физик затлар өчен - 1,5 меңнән 2 меңгә, вазифаи затларга 80 мең сумга, юридик затларга 300 меңгә кадәр тәшкил итә.

Кышкы чорда Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы рөхсәтсез кар ташлау урыннарын ачыклау өчен рейдлар үткәрә. Табигать саклау законнарын бозу фактлары турында министрлыкка «Халык контроле» системасы аша хәбәр итәргә була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100