Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә һөнәри осталык бәйгесендә командаларга урын бирелмәде
Башка еллардан аермалы буларак, быел узган елгы ярышта җиңү яулаган һәм призлы урын алганнар бәйгедә катнаштырылмады.
(Әлмәт, 4 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Быел да “Татнефть” ААҖ компанияләре һәм бүлекчәләре яшь хезмәткәрләре һөнәри осталыкта көч сынашу өчен “Юбилейный” Спорт сарае территориясенә җыелды, дип яза җирле басма.
Һәрберебез нефтьчеләрнең зур көч куеп нинди авыр хезмәт башкаруларын, куәтле, заманча техникаларны буйсындыруларын күрде. “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов һөнәри осталык бәйгесенең популярлаша баруын, агымдагы елда Украина, Белоруссиядән дә килүләрен искәртте. Башка еллардан аермалы буларак, быел узган елгы ярышта җиңү яулаган һәм призлы урын алганнар бәйгедә катнаштырылмады. Тагын бер яңалык: бу юлы командалап урын бирелмәде. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз