Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә “Нәүрүз гүзәле. Татар егете-2019” районкүләм бәйгесе җиңүчеләре ачыкланды
Егет-кызларның һәрберсе үзләренең җыр-моңга булган сәләтләрен күрсәтеп, чын татар кызы һәм чын татар егете дигән исемне акладылар.
(Әлмәт, 27 март, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Камы-Исмәгыйль авылы Мәдәният йортында “Нәүрүз гүзәле. Татар егете-2019” районкүләм бәйгесе узды. Быел анда 10 кыз һәм 7 егет катнашты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Алар төрле яктан сыналдылар. Сәламләүдән башланып киткән бәйге милли ашларны тәкъдим итү, иҗади сәләтеңне күрсәтү һәм интеллектуаль биремләр белән узрды. Егет-кызларның һәрберсе үзләренең җыр-моңга булган сәләтләрен күрсәтеп, чын татар кызы һәм чын татар егете дигән исемне акладылар.
Жюри составы да үзенчәлекле иде. Алар арасында “Җомга” тапшыруы алып баручысы Нәфисә Сабирҗанова, “Нефтьче” Мәдәният сарае иҗат коллективы җитәкчесе Илфат Сәхбетдинов, Әлмәт драма театры артисты Динар Хөснетдинов та бар иде.
Бәйге нәтиҗәләре буенча “Нәүрүз гүзәле” исеменә Югары Мактама авылы кызы Айгөл Шәйхетдинова ия булды.
“Татар егете” дигән горур исемгә Түбән Абдул авылыннан Рияз Хәлилов лаек дип табылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз