news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттән Кырымга велосипедта киткән Радель авариягә очраган

Егеткә медицина үзәге беренче ярдәм күрсәтә, хастаханәгә барудан ул баш тарта.

(Әлмәт, 1 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттән Кырымга велосипедта киткән Радель Саратовта авариягә очраган, дип яза җирле басма.

Радельнең сүзләренә караганда, ул юлны светофорның яшел уты сүнәр алдыннан чыга башлый, әмма өлгерми. Нәтиҗәдә «Hyundai» машинасы белән бәрелешә. Егеткә медицина үзәге беренче ярдәм күрсәтә, хастаханәгә барудан ул баш тарта. Урында ДПС хезмәткәрләре эшли. Бу хакта "ЧП Саратов" хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot