news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттән Казанга иң очсызлы рейс ачылды

Яндекс.Автобуслар сервисы аша Казан-Әлмәт маршрутына билет бәясе – 450 сум.

(Әлмәт, 22 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Пассажирларга автовокзал яңа арзанлы хезмәт тәкъдим итә. Әлмәт-Казан рейсына хәзер билетны Яндекс.Автобуслар сервисы аша да алырга була. Бу турыда җирле басма яза.

Халык, гадәттә, подъезд яныннан ук автобуска утырып китүне хуплый. Алар юл бәясен дә арзан итеп ала. Ләкин бу очракта халык сәламәтлеген куркыныч астына куя, чөнки автобус йөртүчеләрнең медицина тикшерүе узмавы бар, заказлы автобуслар техник күзәтүләрсез дә юлга чыга.

Шул сәбәпле, пассажирларны даими маршрутлар буенча йөрергә чакыралар. Бу исә линиягә төзек машина һәм медицина тикшерүе узган шофер чыгуын гарантияли.
Яндекс.Автобуслар сервисы аша Казан-Әлмәт маршрутына билет бәясе – 450 сум.

news_right_1
news_right_2
news_bot