news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттән бер пенсионер кырыгалдарларга 60 мең сум акчасын күчергән

"Мошенниклык" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

(Әлмәт, 14 декабрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әләмттә яшәүче 74 яшьлек ханымга торак сату турында белдерү элгән була, аңа билгесез кеше шалтырата. Һәм аванс итеп акча күчерү өчен ханымның банк картасы реквизитларын сорый, дип яза җирле басма. 

Өлкән яшьтәге ханым билгесез кеше сораган барлык саннарны да әйтеп бара. Шуннан соң аның картасыннан акчалары югала. Ханымга полициягә мөрәҗәгать итүдән гайре чара калмый.

"Мошенниклык" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр абонент номерының Чиләбе өлкәсендә теркәлгәнлеген ачыклаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot