news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә Муса Җәлилне искә алдылар

Чарага сабыйлардан алып өлкәннәргә кадәр килде

(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”). Әлмәттә Муса Җәлил һәйкәле янында герой-шагыйрьне искә алдылар, һәйкәленә чәчәкләр куйдылар. 15 февраль - Муса Җәлилнең туган көне.

Чарага мәктәп укучылары, бакчага йөрүче нәниләр, Әлмәт язучылары һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан бөек шәхеснең иҗатына битараф булмаган шәһәрдәшләребез килгән иде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Резеда Заһретдинова үз чыгышында әлмәтлеләр өчен бу көннең әһәмиятен билгеләп узды. Мәктәп укучылары Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләп күрсәтте. Әдәбият елы уңаеннан язучылар бөеге якташыбыз иҗатына тагын бер кат басым ясарга кирәклеген искәрттеләр, аны онытмавыбыз мөһимлеген билгеләп үттеләр, дип яза “Әлмәт таңнары” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot