news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә мотоциклчыларга рейдлар башланды

Рейд нәтиҗәсендә 12 беркетмә тутырылган.

(Әлмәт, 20 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 8 ай эчендә автоинспекторлар тарафыннан 130 мотоциклчыга беркетмә тутырыла. Күпчелек очракта бу транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмау. Мондый 25 очрак теркәлгән, дип яза җирле басма.

Шулай ук мотоциклы учетта булмаган 16 очрак теркәлгән. Тагын дүрт кеше руль артына исерек килеш утырган. Сентябрь башында юл-патруль хезмәткәрләре тарафыннан рейд уздырылды. Рейд нәтиҗәсендә 12 беркетмә тутырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot