Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә мотоцикл катнашында юл һәлакәте булган
«Кавасаки»ны йөртүче һәм аның пассажиры медсанчастька озатылган.
(Әлмәт, 21 август, "Татар-информ","Әлмәт таңнары"). Әлмәттә Фәхретдин һәм Шевченко урамнары боҗрасында мотоцикл катнашында юл һәлакәте булган, дип яза җирле басма.
19 августта 5.00 дә 26 яшьлек «Кавасаки» мотоцикл йөртүчесе Риза Фәхретдин урамы буенча хәрәкәт иткәндә куркынычсыз тизлекне сайламау нәтиҗәсендә бордюр ташына бәрелә һәм транспорт боҗрасы эченә әйләнеп каплана.
Мотоциклчының транспорт чарасы теркәү узмаган булган.
«Кавасаки»ны йөртүче һәм аның пассажиры медсанчастька озатылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз