Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә милли туйлар фестивале узды
8 июль көнендә никахларын теркәгән парга Кырымга сәяхәт бүләк итте район башлыгы.
(Әлмәт, 10 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне быел Әлмәттә Сабан туе белән туры килде, дип яза җирле басма.
2008 елда бөтен илдә игълан ителгән гаилә елы уңаеннан, Дәүләт Думасы депутатлары гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен булдырып, аны уздыруны матур бер гадәткә кертеп җибәрә. Елдан-ел аның популярлыгы артып, бәйрәм үрнәк гаиләләрне олылау кысаларында гына калмыйча, киңәеп, тагын да кызыклырак итеп оештырыла. Быелгы дата исә Әлмәт сабантуена туры килде. Шунлыктан төп бәйрәм чаралары да мәйданда узды.
Берничә милләт халкы гореф-гадәтләрен чагылдырган фестивальгә шактый кеше җыелды. Район башлыгы Айрат Хәйруллин мәртәбәле кунаклар белән 25 ел бергә гомер кичергән, күпбалалы гаиләләргә истәлекле бүләкләр тапшырды. Яшь гаиләләргә ана капиталы сертификатын тапшыру да шушында узды. Шулай ук 8 июль көнендә никахларын теркәгән парга Кырымга сәяхәт бүләк итте ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз