news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә милли мәгарифне борчыган проблемалар хакында фикер алыштылар

Әлмәттә милли мәгарифне борчыган проблемалар хакында фикер алыштылар

(Әлмәт, 24 ноябрь, “Татар-информ”, Ландыш Харрасова). Бүген Әлмәттә “Татарстан шәһәрләре һәм районнарында татар мәктәпләренең эшчәнлеге” дигән темага Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бюросының күчмә утырышы узды. Анда беренче булып Әлмәт муниципаль районы башлыгы Ришат Әбүбәкеров чыгыш ясады. Ул бирегә килүчеләрне әлмәтлеләр исеменнән тәбрикләде. “Бу очрашу безнең өчен көтеп алынган вакыйга. Үз телендә белем бирмәгән милләт беркайчан да алга китә алмый”, - дип ассызыклады ул. Р.Әбүбәкеров Әлмәттә 5 елга исәпләнгән мәгарифне үстерү прораммасы гамәлдә булуын искәртеп үтте. “Рухият” фонды эшчәнлеген уңай яктан билгеләп узды. Президент программасы нигезендә Әлмәтнең 15 укытучысы иң яхшылар исемлегенә керүен әйтте. Алар арасында ике татар мөгаллиме дә бар.

“Рухият” фондының попечительләр советы рәисе Рөстәм Рәфыйков башкарылган эшләр хакында сөйләде. “10 ел эчендә “Рухият” фонды тарафыннан барлыгы 107 исемдәге китап дөнья күрде. Бу эшне башкаруга 30 миллион сум акча тотылды. Китапларның күпчелеген китапханәләргә бушлай тараттык”, - диде ул. Р.Рәфыйков шулай ук Ризаэтдин Фәхретдинов исемендәге татар гимназиясенең “Татнефть” ААҖ акчасына төзелүен һәм Әлмәт телевидениесендә татар һәм рус телләрендәге тапшыруларның компания тарафыннан финаслануын искәртте.

БТК Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллинның чыгышы да шактый эчтәлекле булды. “Күргәнегезчә, бүгенге көндә милли мәгарифтә барысы да яхшы дип әйтеп булмый. Чит төбәкләрдә милләттәшләребез зур кыенлыклар белән татар мәктәпләре ача башлаган дәвердә, татарлар күпчелекне тәшкил иткән район үзәкләрендә дә татар мәктәпләре юк. Төптән уйлаганда, закон нигезендә аларның ачылуына бернинди каршылык та юк бит. Шулай ук һәр районда милли мәгарифне үстерү буенча программалар эшләнде, алар Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү программасына нигезләнеп төзелде. Бу программа 2006-2010 елларны үз эченә ала һәм аның үтәлешен без дәүләт законнары нигезендә тикшереп торачакбыз”, - диде Р.Вәлиуллин.

Милли мәгарифтәге проблемалар турында сөйләгәндә җирле оешмалар җитәкчеләре бу юнәлештә үзләрен пассив тоталар. Россия төбәкләрендәге оешмаларның эше җанлану кичергән бер чорда, Татарстандагы җирле оешмалар үзләре инициатива күрсәтмичә, үзәктән килгән сорауларга формаль җавап бирү белән канәгатьләнәләр, проблемаларга артык борчылмыйлар, дип ассызыклады Р.Вәлиуллин.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли үсеш бүлеге җитәкчесе Раиф Зиннәтуллин мәгариф һәм фән министры Рәис Шәйхелисламовның утырышта катнашучыларга сәламләү сүзләрен җиткерде. “Бүгенге көндә Татарстанда 6 мең татар теле һәм әдәбияты укытучысы исәпләнә, 1172 татар мәктәбе эшли, татар балаларының 52,7 проценты үз туган телендә белем ала”, - диде ул. Р.Зиннәтуллин шулай ук 1998 ел белән чагыштырганда мәктәптә укучы балаларның саны 185 меңгә кимүен дә искәртте, мәктәпләрдә православие мәдәнияте фәнен кертүгә карата үз фикерләрен җиткерде. Татар мәктәпләрен тәмамлаган укучыларның 80 проценты югары уку йортларына керүен ассызыклады.

ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына оешкан дәвердә күп кенә танлыган кешеләр керүен, тик бүгенге утырышта аларның нибары өчесе генә катнашуын әйтте. “Татарстанда татар мәктәпләрен ачмас өчен йөз төрле сәбәп табалар. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында җыелышлар үткәреп кенә татар мәктәбен ачып булмый. Туган тел проблемасы белән иҗтимагый оешмалар түгел, хакимият үзе шөгыльләнергә тиеш”, - диде Р.Миңнуллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot