news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә “Җәмгыятьтә экстремизм һәм радикаль юнәлешләргә каршы тору: мөселманнар тәҗрибәсе” дигән темага түгәрәк өстәл узды

Анда нәзарәтнең эшчәнлеге, Әлмәт хакимиятенең дин әһелләре белән үзара хезмәттәшлеге хакында сөйләштеләр

(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”). Шушы көннәрдә Татарстанның Әлмәт шәһәрендә “Җәмгыятьтә экстремизм һәм радикаль юнәлешләргә каршы тору: мөселманнар тәҗрибәсе” дигән темага сөйләшү уздырылды. Түгәрәк өстәлдә район җитәкчесе Мәҗит Салихов, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз Сабиров, Россия ислам институты мөгаллиме Дамир Шәһәвиев, Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов һ.б. катнашты.

Сөйләшү барышында, Мәҗит Салихов район хакимиятенең дин әһелләре белән үзара хезмәттәшлеге хакында ассызыклап үтте.

Нияз хәзрәт Сабиров исә, катнашучыларны нәзарәтнең өч юнәлештәге: фән һәм мәгариф, социаль хезмәт һәм дәгъват юнәлешендә алып барган эшләре белән таныштырды. Шулай ук ул, нәзарәт тарафыннан татар халкы рухи мирасын торгызуга зур игътибар бирелүен әйтте. Мөселман матбугат чаралары, “Хузур” нәшрият йорты эшчәнлеге турында сөйләде, дип яза ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайты.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100